Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалыдан Алмаз Мәүлетов бабасы җирләнгән урында - Белоруссиядә булып кайтты (фотолар)

- Әлеге сәфәргә без күптәннән әзерләнә башладык, менә быел көз аенда максатыбызны чынга ашырдык, - дип сөйли Урдалыда яшәүче Алмаз Мәүлетов.


Алмаз Мөкатдәсович һәм аның туганнан-туган апасы Рита Курак бабалары – Идрис Гарипович Газизовның каберендә Белоруссиядә булып кайтканнар. Идрис Гарипович 1944 елда Белоруссияне немецлардан азат иткән вакытта һәлак була.

Белоруссиянең Чаусс районы Каменка авылында Идрис Гариповичның соңгы сугышы була. Карачев дивизиясенең 369нчы укчы полкының 1223нче укчы полкы командиры, 34 яшьлек өлкән лейтенант Газизов якты дөнья белән хушлаша. 1944 елның 23 июнендә Кызыл армиянең “Багратион” операциясен үткәргән вакытта һәлак була.

Солдатның туганнары бу хакта Россия Оборона министрлыгының Үзәк дәүләт архивыннан мәгълүматны соратып алганнан соң беләләр. Хәбәрдә Идрис Газизовның Белоруссиянең Чаусс районы Каменка авылы янында һәлак булуы һәм шунда җирләнүе турында язылган була. Алмаз Мәүлетов бабасының сугышта озын юллар үтүе, аның бүләкләре хакында тагын да күбрәк мәгълүматны “Мемориал” мәгълүматлар электрон банкка мөрәҗәгать иткәч белә. Баксаң, аның бабасы Чаусс районы Александровка авылы янындагы сугышларда подразделение белән оста итеп командирлык иткән өчен Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән.

Идрис Газизовның җирләнү урыны турындагы мәгълүмат 1986 елда билгеле була, шуннан аның туганнары һәм Каменка авылының укыту-педагогик комплексы җитәкчелеге арасында хат алышулар башлана. Әлеге хатлар туганнары гаиләсендә әле дә саклана.

Юлга чыгар алдыннан өлкән лейтенант Газизовның оныгы – Алмаз Мәүлетов Каменка башкарма комитеты һәм укыту-педагогик комплексы белән телефон аша элемтәгә кереп, Каменка җирлегенә барачакларын хәбәр итә.

Менә алар өчәүләшеп: Алмаз Мөкатдәсович, апасы Рита һәм аның ире Степан юлга чыгалар.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Розалия Мостафина.

Фотолар: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X