Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы нәниләре юл йөрү кагыйдәләре буенча уеннар уйнады

Бүгенге көндә юлларда техника күп, шул сәбәпле юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу балага мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.


Балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан авыл китапханәсендә Урмышлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Юл кагыйдәләрен беләсеңме?” дип исемләнгән танып –белү сәгате узды. Очрашу барышында балалар юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә багышланган табышмаклар чиште, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук “Шигрият” һәм “Әкият” аланнарында дигән конкурсларда катнаштылар. Шушы аралашу вакытында балалар үзләренең ныклы белемле икәнлекләрен күрсәттеләр.                                                
                                                  
Гөлия Галиева,  китапханә мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев