Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа атнага яңа йолдызнамә: фаразлар чынга ашармы?

Кучкар. Бик отышлы эш килеп чыгуы бар. Партнерлык һәм хезмәттәшлектән баш тартмагыз – алар матди файда китерә алачак. Әлеге йолдызлыкның кайбер вәкилләренә хезмәт баскычы буенча күтәрелү бәхете елмаячак. Көтелмәгән һәм куанычлы финанс сюрпризлары килеп чыгуы мөмкин.


Үгезбозау.
Бу вакыт аралыгында матди якны кайгырту урынына игътибарыгызны рухи һәм интеллектуаль үсеш, ял итүгә юнәлтегез. Сезне дусларыгыз, якыннарыгызның үз-үзләрен тотышы борчуга салырга мөмкин. Үзегез ышанган кешеләрнең эчкерсез булуында шик туачак.


Игезәкләр.
Бу атна хезмәттәшлек, килешүләр төзү өчен бик кулай вакыт. Болар барысы да матди табыш китерә алачак. Җаваплылыкны тулаем үз өстегезгә генә алырга тырышмагыз. Шулай ук атнаның икенче яртысында юридик, хокукый сораулар буенча киңәшләшү әйбәт булачак.


Кысла.
Бу вакыт аралыгы үз вазыйфаларыңа үтә дә җаваплы карауны таләп итәчәк. Сезнең керем тулаем һөнәри осталык һәм тырышлыкка бәйле булачак. Клиентлар, сатып алучылар мәнфәгатьләренә игътибарлырак булырга кирәк. Бу сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә генә түгел, иҗади һөнәр ияләренә дә кагыла.


Арыслан.
Әгәр дә сез иҗат, спорт, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәсез икән, сезнең өчен җинүләр вакыты килеп җитте. Хәзер сез үзегезгә карата игътибарны бик җиңел җәлеп итәчәксез һәм тирә-яктагыларның күңелләрен яулап алачаксыз. Бу аеруча сәхнә белән бәйле кешеләргә кагыла.


Кыз
Бу вакыт аралыгы шәхси һәм эшлекле элемтәләр будыру өчен бик уңай. Әгәр дә сезнең эш сату белән бәйле икән, яхшы гына керем алуыгыз бар.  Ирекле Кызларга бу вакытны романтик рухлы танышуларга багышлау киңәш ителә. Яраткан кешене сез берәр компаниядә таба алачаксыз.


Үлчәү.
Сезгә күбрәк аралашырга, яңа кешеләр белән тынышырга кирәк. Күп кенә эшләр яхшы элемтәләр аша хәл ителәчәк. Бу йолдызлыкка караган кайбер кешеләр  үзләрендә алдан сиземләү сәләтен тоеп алачак. Кинәт кенә башыгызда бик отышлы һәм кыйммәтле идеялар барлыкка килергә мөмкин.


Чаян
Төп игътибар мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек өлкәсенә юнәлтелгән булачак. Кайбер Чаяннар аларның нигезендә тугрылык һәм чын дуслык ятуына инаначаклар. Дуслар һәм фикердәшләр белән очрашулар сезгә күп шатлык һәм канәгатьлек китерә алачак.  


Укчы.
Атна актив эшчәнлек, социаль статусны күтәрү, матди якны яхшыртуга юнәлдерелгән булачак.  Үз алдыгызга югары максатлар куярга һәм алар турында ачык итеп сөйләргә курыкмагыз. Дөреслек, гаделлек һәм кыюлык сезгә уңыш китерәчәк һәм яшәү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.


Кәҗәмөгез.
Бу энергияле атна сезгә күп кенә мөмкинлекләрне, шул исәптән финансларга кагылганнарын да киңәйтергә ярдәм итәчәк. Сезнең һөнәри һәм матди уңышлар башлыча сезнең белемегез һәм аның дәрәҗәсен үстерүдән торачак. Яхшы матди мөмкинлекләр ачылачак.


Сукояр.
Бу билгенең максатчан вәкилләре өчен әлеге вакыт бик тә уңышлы булачак. Һөнәри осталыгыгызны күрсәтү һәм югарырак утыручы кешеләр белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру мөмкинлеге бар. Хезмәт баскычы буенча күтәрелү дә ихтимал. Үз максатларыгызга таба барганда хезмәттәшлек итүнең кирәклеген онытмагыз.


Балык.
Гаилә мөнәсәбәтләре тагы да җылырак һәм гармонияле булачак. Бу сезнең кәефне тагы да күтәреп, тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Яңа дуслар очрату мөмкинлеге бар. Хезмәттәшләр һәм бизнес буенча партнерлар арасында абруегыз тагы да артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев