Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа атнага йолдызнамә: Кучкар - бу көннәрдә мәшәкатьләрегез күп булачак

Кучкар. Бу көннәрдә мәшәкатьләрегез күп булачак. Юк-барга вакытыгызны сарыф итмәгез, игътибарыгызны чыннан да мөһим булган эшләргә юнәлтегез. Йолдызлар хисләрегезне качырып йөрмәскә киңәш итә. Якын кешегезгә хисләрегезне аңлату өчен бик уңай вакыт.


Үгезбозау.
Гаиләдә низаг килеп чыгып, ике ут арасында калуыгыз бар. Бер якны да якламагыз, тынычлык урнаштырырга тырышыгыз. Әлеге вакыт аралыгында стресслардан сакланырга кирәк, алар сәламәтлегегезне какшатырга мөмкин.


Игезәкләр.
Җитәкчеләр сезгә югары таләпләр куячак. Үзегезне отышлы яктан күрсәтергә тырышыгыз. Сезнең тырышлыкны күреп алачаклар. Ялларны гаиләгез белән үткәрегез, аларга сезнең игътибар җитми. Иҗат кешеләре, илһамланып, яңа идеяләр өстендә эшлиячәк.


Кысла.
Ялгыз кыслаларны бәхетле мизгелләр көтә: сөйгән яр белән очрашу мөмкинлеге бик югары. Ләкин аны артык нык басым ясап куркытмагыз. Ата-аналарга балаларына карата игътибарлырак булу киңәш ителә. Аларга нәрсә дә булса җиткерү өчен йомшаграк булыгыз.


Арыслан.
Бу атна эштә дә, өйдә дә киеренке булачак, ләкин сез барысын да башкарып чыга алырсыз. Яңадан көч туплау өчен ялларны шәһәрдән читтәрәк уздырырга тырышыгыз. Атнаның беренче яртысында финанс хәле авыр булачак. Ә инде икенче яртысында өстәмә керем юлларын табарсыз.


Кыз
Өйдә утырмагыз. Кешеләр күп була торган урыннарда ешрак күренегез. Якын дустыгыз үзен начар яктан күрсәтергә мөмкин. Барысына да ачыклык кертү өчен, бер адым артка чигенегез, уйланыгыз. Ләкин бу кеше белән араларны бөтенләйгә өзү кирәкмәс.


Үлчәү.
Сезгә отышлы эш тәкъдим итәргә мөмкинннәр. Ризалашканчы, яхшылап уйлагыз – сез бу үзгәрешләргә чыннан да әзерме? Әзер икән, тәвәккәлләгез. Атна ахыры яңа танышуларга бай булачак. Өлкән буын белән мөнәсәбәтләр бераз киеренкеләнергә мөмкин.


Чаян
Иммунитетыгыз шактый какшаган. Шуңа да аны ныгыту өстендә эшләгез. Әгәр дә инде авырып китәсез икән, аны аяк өстендә генә үткәрмәгез. Гаилә мөнәсәбәтләрендә аңлашылмаучылыклар килеп чыга ала. Дуслашуга беренче адымны үзегез ясагыз, яраткан кешегез моны бәялиячәк.


Укчы
Бу вакыт аралыгында сезне бертөрле һәм мәшәгатьле эшләр көтә. Ләкин озакламый сез ниһаять ял итә алачаксыз. Йолдызлар җитәкчелек белән конфликтка керергә киңәш итми. Хезмәттәшләрегез белән ачылыбрак аралашсагыз, күп яңалыклар белүегез ихтимал.


Кәҗәмөгез.
Җитди проектлар өстендә берьялгызы эшләргә ашыкмагыз. Күмәк хезмәт үз җимешләрен бирәчәк, шуңа да тирә-яктагыларның ярдәменнән баш тартмагыз. Уңышсызлыкларга җиңел карагыз – алар сезгә киләчәктә хаталарны кабатламаска  ярдәм итәр.


Сукояр.
Белемнәрне баету, квалификацияне күтәрү өчен кулай вакыт. Керемегез сезнең эш сөючәнектән тора. Иренмәсәгез, сезне бик зур табыш көтә. Ләкин эш турында уйлап, ял итәргә кирәклеген дә онытмагыз. Атна ахырында күңелгә хуш килгән кешеләр белән очрашыгыз.


Балык.
Финанс мәсьәләсендә сезне бик нәтиҗәле атна көтә. Яхшы керемнәр китерә алырлык итеп, отышлы акча кертә алачаксыз. Файдалы эшлекле танышулар җайлау өчен кулай вакыт. Организмыгызга ял кирәклеген дә онытмагыз.  Җаныгыз белән дә, тәнегез белән дә ял итәргә тырышыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев