Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел табынына кызыл уылдык эзлисезме?

Аны алганда алданмас өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Бәйрәм табынында кызыл уылдыктан бик тәмле бутербродлар булсын, дисәгез, уылдыкны дөрес сайлагыз. Кайвакыт банканы ачып җибәргәч тә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай булмасын өчен кибеттә калай банканы, барыннан да элек, селкетеп карарга кирәк. Банка эчендәге уылдык йөреп торырга тиеш түгел, яхшы уылдыклы банка бернинди тавыш та чыгармый.

Калай банкадагы уылдыкны саклау вакыты капкачында кабарып торган саннар белән билгеләнергә тиеш, ә нинди дә булса башка язу белән түгел.

Традицион балык тоту урыннарында — Камчатка һәм Сахалинда җитештерелгән “ГОСТ” маркировкалы уылдыкны сайлау яхшырак. Шулай булса, уылдыкның туңдырылган чималдан әзерләнүе ихтималын киметәсез.

Беренче сортлы уылдык яхшы сыйфатлы була. Аны тоту белән үк тозлыйлар. Мондый уылдыктан бары тик тәмле тозлы балык исе килә.

Ачылмаган банкада кызыл уылдыкны саклау вакыты — 1 ел. Һава температурасы +2дән +4 градуска кадәр булырга тиеш, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев