Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Елховойда обелиск ачылды

Яңа Елховойда тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар һәм сугыш чоры балаларына багышланган яңа обелиск ачылды. Ул авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә урнашкан. Ике ел элек авыл көнендә шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков яңаелховойлыларга әлеге идеяны тәкъдим иткән булган. Бу эшкә...

Яңа Елховойда тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар һәм сугыш чоры балаларына багышланган яңа обелиск ачылды. Ул авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә урнашкан.
Ике ел элек авыл көнендә шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков яңаелховойлыларга әлеге идеяны тәкъдим иткән булган. Бу эшкә иң беренчеләрдән булып, шул авылда туып-үскән, үзе күп еллар Әлмәттә училище җитәкләгән Рөстәм Фәсхетдинов керешә. Ул авылдашы, үзе әйтмешли, "феноменаль" хәтерле, Сәгадәт апа Хәсәншина ярдәме белән, шулай ук "Яңа Елховой уңганнарга бай" китабын кулланып, исемлек төзи. Обелисктагы дүрт баганада 800 дән артык кешенең исем-фамилиясе язылган. Болар - тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар, сугыш чоры балалары һәм сугыш елларында туган авылдашлары.
Обелискны булдыруда шактый кешенең ярдәме тигән. Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева әлеге игелекле эш башында торучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Марс Исхаков та рәхмәт бедереп, Мактау грамоталары тапшырды бирде. Рәстәм Фәсхетдинов үзе исә, бу эштә ярдәм иткәннәре өчен Яңа Елховой авылында яшәүче өч бертуган - Ягъфәр, Өлфәт һәм Раят Фәсхетдиновларга, әтиләре Зөфәр абыйга, әниләре Тәнзилә апага рәхмәтен белдерде.
Кечкенә генә авыл булуга карамастан, бәйрәмгә кеше бик күп җыелган иде. Әтисе сугышка киткәндә 4-5 айлык булып калган отставкадагы полковник Атлас Каюмов, авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, авылны саклап калучылар - Нәҗип Галимов, Фәнзәт Хәбибуллин әлеге игелекле гамәлдә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйттеләр. Урмышлы мәктәбе укучылары сугыш, Җиңү темасын чагылдырган шигырь-җыр, театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Сугыш һәм тыл батырлары истәлегенә чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: обелиск