Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны гаилә мохитендә каршы алырга киңәш иттеләр

ТР Премьер-министры урынбасары район-шәһәр җитәкчелеге белән дә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр булганын әйтте.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева быел татарстанлыларга Яңа елны гаилә мохитендә каршы алырга киңәш итте.

«Яңа елын гаилә белән уздырырга өндибез. Муниципаль районнар белән шул юнәлештә эшләдек. Яңа ел — Гаилә бәйрәме, шул гаилә традицияләренә кире кайтырга мөмкинлек бар», — диде Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта. 

Ул якыннарның сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш итте. Аеруча вакцинация узмаган, моңа табиб кичектерүе турында белешмәсе булган 60 яшьтән узганнарны кайгыртырга кушты. 

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, республика халкына, туристларга күрсәтмәләрнең берсе — мөмкин кадәр вакытны күбрәк саф һавада уздыру.

Рамия Гарифуллина фотосы

https://tatar-inform.tatar/news/society/21-12-2021/l-yl-fazlyeva-ya-a-elny-gail-mohitend-karshy-alyrga-ki-sh-itte-5845605

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елга мәзәкләр новый год