Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа эш атнасына яңа йолдызнамә

Йолдызнамә (28.10-03.11) КУЧКАР (21.03-20.04)ларны эштә һәм акча мәсьәләсендә уңышлар көтә. Тик бар эштә дә үз көчегезгә таяныгыз. Бик кирәк булганда гына башкалар ярдәменә таяна аласыз. Кешеләр сезнең турыда уңай фикердә тора. Бу хакта үзегезгә дә әйтәчәкләр.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен тынгысыз, мәшәкатьле чор. Әллә нинди шик-шөбһәләр күңелегезне бимазалар шикелле. Үлчәүнең бер тәлинкәсенә – карьера һәм социаль уңыш, икенчесенә мәхәббәт һәм гаилә бәхете салыныр. Менә шулардан кайсынадыр өстенлек бирергә туры килер.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада “тәвәккәл таш ярыр” дигән мәкальне искә төшерергә туры килер. Уңышка ирешү өчен яхшы гына мөмкинлекләр ачылыр. Акча, мәхәббәт һәм дуслыкка кагылышлы хәлиткеч үзгәрешләр көтегез. Үзгәрешләр өчен артык борчылмагыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар бик зур планнар корып маташыр. Хезмәттәшләрегез, шулай ук дусларыгыз белән бераз гына дистанция тотарга тырышыгыз. Юкса артык якын итә башлаучылар барлыкка килер. Бу чорда үзегезне карау, физик һәм рухи  сәламәтлекне ныгыту белән шөгыльләнегез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08) нар, авыз ачып, колак каплап тормасагыз, тормышыгызның күп кенә өлкәләрендә уңышка ирешерсез. Ялгышудан курыкмагыз. Атна ахырында кемгәдер хисләрегезне ачыктан-ачык белдерү өчен әйбәт кенә мөмкинлек тә килеп чыгар шикелле.

 КЫЗ (23.08-22.09) лар бу атнада берни дә планлаштырмыйча, ничек бар, шулай яшәгез. Чөнки планнар, үзегезгә бәйсез сәбәпләр аркасында бик еш үзгәреп торыр. Шәхси, шулай ук эш мәсьәләләре буенча сәфәр чыгарга туры килер. Сәфәрләрдән уңай үзгәреш алып кайтырсыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләрнең көчләре, энергияләре ташып торыр. Шуннан файдаланып, һаман саен кичектереп килгән гаилә мәсьәләләрен хәл кылып ташлау бик әйбәт булыр. Әле тагын акчага бәйле проблеманың да очы табылыр. Барысы да уңай гына бармас, башкалар ярдәме дә кирәгер.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарны иҗади атна көтә. Якыннарыгыз, дусларыгызның яратуы, якын итүе үзегезне күкләргә ашырыр. Шуңа күрә эштәге иң кыен бурычларны да дәртләнеп-рухланып башкарырсыз. Эшләр эшләп, арып та китәрсез, атна ахыры ял өчен генә.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларны хәлиткеч үзгәрешләр көтми, әмма бу көннәрдә булачак хәлләр үзегезне бераз уйланырга мәҗбүр итәр. Сәбәбе дә бар. Сөеклегез яки балагызның үзләре дә белештермичә, эчкерсез әйтелгән сүзләре. Барысы да сезнең карамакта, ничек итеп хәл итәрсез – анысы билгесез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) ләр өчен бу атнаның төп вакыйгалары эштә колач җәяр. Нигә генә тотынсагыз да, үзегезгә тулы ирек бирелер. Алай да башта таләп куярга өйрәнегез. Югыйсә, сезнең фикергә колак салмаслар.
СУКОЯР (19.01-18.02) лар атнаның беренче яртысында тәвәккәлләп, авыр гына бер эшкә тотынырлар. Ул эшнең матди яктан зыян китерүе дә бар. Атна ахырында бөтен игътибарыгызны гаиләдәгеләргә бирегез. Шулай ук сабырлык таләп ителә.

БАЛЫК (21.02-20.03) лар бу атнада вакыйгалар үзәгендә кайнамас, ә бәлки читтән генә күзәтеп торырлар. Атна ахырында туганнарыгызның кунакка килүе бар. Сезнең планнарыгыз тормышка ашар кебек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев