Заман сулышы

Яңа туган балаларның иң сирәк исемнәре билгеле булды

2019 елда Россиядә яңа туган балаларга иң еш һәм сирәк кушыла торган исемнәр билгеле. Исемлекне Бердәм ЗАГС реестрына сылтама белән Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

 

Әйтик, узган ел иң популяр ир-ат исемнәре Артем, Александр, Михаил, Максим һәм Иван, ә хатын-кызлар -София, Виктория, Анна, Мария һәм Алисә булган.

Сирәгрәк малайларга Порфирий, Властислав, Посейдон, Елисей һәм Ладамир, ә кызларга — Милорада, Феоктиста, Златаслава, Капитолина, Сентябрина, Матрена һәм Дива исемнәре кушалар.

Узган ел ЗАГС органнары барлыгы 2 миллионга якын бала тууын теркәгән. Шул ук вакытта «малайлар кызларга караганда күбрәк туа (51,45%)», дип билгеләп үтә Федераль салым хезмәте.

Реклама

Икенче балалар саны арта. 2019 елда туучылар арасында алар - 37,44%. Беренче балалар аз гына кимрәк - 37,31%, ә өченче балалар - 16,95%.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-01-2020/rossiyad-ya-a-tugan-balalarny-i-sir-k-isemn-re-bilgele-buldy

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: