Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар бу атнага нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада көтмәгәндә генә бүлек яисә төркем җитәкчесе булырга, семинар яисә курс үткәрергә тәкъдим итүләре бар. Ике дә уйлап тормастан, ризалашырга. Алга таба карьерагыз үсешендә бик әйбәт чагылыш табачак бу. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне бозмагыз, барысы да яхшы гына бара.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны теге яки бу тантаналы чараларга чакырып йөдәтерләр. Күңелегез тартмаса да, барыгыз. Бик кирәкле кешеләр белән танышырсыз, тормышыгыз өчен кирәкле, мөһим нәтиҗәләр чыгарырсыз. Үзегездә булган көчне тоярсыз. Арып та китүегез бар.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада керем аркасында дулкынланып, борчылып алырлар, мөгаен. Саклык акчагызны саклаучы банкны башкасына алыштыру мәшәкате килеп чыгар. Халык арасында таралган борчулырак хәбәрләр шуңа этәрер сыман. Аннан барысы да җайланып китәр. Ышаныч кирәк.

КЫСЛА (22.06-22.07) ларга юлларында теге яки бу киртәләр очрар, тик барыбер алга таба гына барырга киңәш итә йолдызлар. Аннан сезне уңышлар көтәчәк. Яңа тәкъдимнәр дә булыр төсле. Кызыктырыр ул тәкъдимнәр сезне, тик саклык белән эш итегез. Баш тартсагыз да ярый.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар хезмәттәшләре белән тарткалашып алыр, мөгаен. Тик эшне зурга җибәрмәгез. Сезгә каршы әйтүче табылмас. Абруегызга да йогынты ясамас бу әйткәләшү. Өйдә әлеге барысы да тәртиптә. Гел күз уңында тотарга кирәк бар нәрсәне.

 КЫЗ (23.08-22.09) ларга бу атнада җиңел генә акча эшләп алу мөмкинлеге килеп чыгар. Әмма бу сезгә канәгатьлек хисе китермәс. Кесәгезне дә әллә ни калынайтмас. Эштә кайберәүләр сезнең ачуыгызны китерер. Тик чебеннән фил ясамагыз. Җайланачак атна ахырында.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләрнең өйне ямьләндереп җибәрү, уңайлы итү кебек фикерләр килер. Моны тормышка ашыру өчен бөтен көчегезне куячаксыз. Хәтта башкалар сезгә көнләшеп, сокланып карар. Акча мәсьәләсендә бераз кыенрак.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада күңелне кузгатып җибәрерлек хәбәрләр ишетер. Ул гына да түгел, алдыгызда чын мәгънәсендә яңа офыклар ачылачак. Үзегездә яңа көч, энергия тоярсыз. Шулай ук сәламәтлеккә дә игътибар итегез. Табиблар белән киңәшегез.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга хыялларын тормышка ашыру өчен уңай чор. Дөрес, алар гаилә һәм йортка бәйле булган очракта гына. Шуңа күрә теләк-хыялларыгыз тыйнак булсын иде. Финанс мәсьәләсе тотрыклы. Ә менә кәефегез үзгәрүчән булыр. Гел сезгә каршы сөйләп торалардыр кебек тоелачак.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең матди ягы бөтенлеге кемнәргәдер бәйле булыр. Сезгә бу мәсьәләдә ярдәм кулы сузарга теләрләрме, билгесез. Уртак тел табу осталыгы әлеге вакытта сезгә бик кирәкле. Якыннарыгыз ярдәменә дә таяныгыз. Чит-ятлардан гайбәт сүзенә ышанмагыз.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар бу атнада якын арага планнар корыр, эштә килеп туган хәлләрне җайлау белән мәшгуль булыр. Зур үзгәрешләргә әзер торыгыз. Сезгә яңа форсаттан файдаланып калырга дигән тәкъдим ясарлар. Тынычлык һәм сабырлык таләп ителә.

БАЛЫК (19.02-20.03) лар кемнәргәдер юл куярга тырышыр. Бу сезгә авырга туры киләчәк. Яңача яши башларгамы дигән уй да туарга мөмкин. Сайлау алдында торасыз. Атна ахырында күңелле яңалык көтегез. Күңел халәтегез киеренке тора. Җайланачак барысы да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев