Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны акча мәсьәләсе бераз борчыр. Әмма баш бәласенә юлыккан кебек, кайгыгы батып утырудан мәгънә юк. Өстәмә керем чыганакларын эзләргә кирәк. Башкалар сезне хуплый. Гаиләдә бар яклап тыныч. Димәк, уңышлы булыр.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен проблемалар килеп туачак. Алар озак кына тынгылык бирмәс. Моны сезгә ничек тә җиңеп чыгарга һәм алга таба булдырмау ягын карарга. Хаталар кабатланмасын. Башкаларның фикеренә колак салыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең гаиләләрендәге мөнәсәбәтләргә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылылык өрелер. Бу бик тә уңай тәэсир итәчәк. Тормыш иптәшегез сезгә тулысы белән ышаныч күрсәтер. Яңа аралашулар, танышулар көтелә. Башкалар сезгә карата уңай мөнәсәбәттә.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада бик усал кешеләр белән уртак тел табарлар. Шуңа күрә бәхәсләрне хәл итәргә, кыенлыклардан чыгу юлын табарга. Сезгә барысы да буталчык кебек тоелыр. Аннан җайлашачак, сабыр булыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08) нар игътибар үзәгендә булырга мөмкин. Бу сезгә ошап та китәр. Алгы планга чыксагыз, хезмәттәшләрегезнең көнләшүен көтегез. Алтын урталыкны сайлый белергә кирәк. Кайберәүләр сезнең ярдәм кирәгәчәк. Туганнар белән аралашыгыз.

 КЫЗ (23.08-22.09) лар бу атнада бик күп киңәш-тәкъдимнәр ишетер. Әмма аларны кабул иткәнче, барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйлагыз. Балаларыгыз да игътибарны арттырыгыз, алар белән зурларча сөйләшегез. Алар тормышында да мөһим вакыйгалар бар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләрне арыганлык еш сиздерә башлар. Бигрәк тә октябрьнең  икенче яртысы сезнең өчен авыррак. Көч-куәтне арттыру өчен ял көннәрендә якын дусларыгыз белән аралашып, үткәннәрне искә төшереп алырга. Матди хәлегез уртача, бурычка бирмәгез.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар шәхси, эштәге мәсьәләләрне бик тиз хәл итәчәк. Шатлыклы яңалыклар да көтеп тора. Киләчәккә планнар кору белән мәшгуль булырсыз. Сезнең планнарны бозарга тырышсалар да, барып чыкмаячак.

УКЧЫ (23.11-21.12) ларның кәефе үзгәрүчән булып торыр. Оптимизм рухын саклагыз, юкса проблемалар басып китәчәк. Танышулар көтелә, алар сезнең файдага булыр. Гаиләдә барысы да тәртиптә, шулай да күбрәк игътибарлык таләп ителә.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) ләр өчен иң мөһиме – эш булачак. Сезгә катлаулы бурыч йөкләрләр. Һөнәри өлкәдә киләчәгегез нәкъ менә шуны ни дәрәҗәдә үтәвегезгә бәйле булачак. Шуңа сезгә тырышырга кирәк. Туганнарыгыз сезгә кунакка җыена.
СУКОЯР (19.01-18.02) ларны шәхси тормышларында шаккатмалы, әмма матур үзгәрешләр көтә, ди йолдызлар. Бар нәрсәдән дә шатлана беләсез. Башкалар сезнең фикергә колак салыр. Сәламәтлек бераз борчыр, шунлыктан табибларга күренсәгез дә ярый. Матди як әйбәт кенә бара.

БАЛЫК (21.02-20.03) ларны бу атнада ыгы-зыгылы, мәшәкатьле чор көтә. Кичектереп булмый торган эшләр өеләчәчк. Документлар белән эш иткәндә сак булыгыз, барысын да тикшереп чыгыгыз. Ял көннәрендә шатлыклы хәбәрләр көтелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X