Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар вәгъдә итә

Йолдызнамә(16.09-22.09)


КУЧКАР (21.03-20.04) лар өчен бу атнада бик кирәкле эш-тәҗрибәгә өйрәнү мөмкинлеге ачылыр. Җиңел булмас, әмма ул сезнең кулдан килә. Хезмәттәшләрегез моны яратмыйча, мәкер корып маташыр. Берни дә күрмәмешкә салышыгыз. Гаиләдәгеләр белән бергәләп ял итүне онытмагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен бу атна шактый ук алҗыткыч тоелырга мөмкин. Ниндидер эшне яки кемгәдер бирелгән вәгъдәне вакытында үтәмәү куркынычы бар. Әмма барысы да кичерелә. Финанс ягы беразга авыраеп китәр, сабыр булыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен яңа тәэсирләр, бик матур хис-тойгылар чоры. Үзегезгә рәхәтләнеп ял итәргә ирек куеп, озак вакытка җитәрлек көч-энергия җыеп калыгыз. Балаларга кагылышлы юк-бар проблемаларны хәл кылуны кичектереп торыгыз – кызуланып китеп, хата ясавыгыз бар.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга бу атна өс-башны, йөз-кыяфәтне карау өчен шәп чор. Эштә җиңелчә генә гыйшык-мыйшык булып алырга мөмкин. Анысы да кирәк. Шулай да башта яхшылап уйлау, аннан соң гына хисләр дөньясына баштанаяк чуму әйбәтрәк.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның бераз гына бәхәсләшү, сүзгә килеп алу чоры. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр кадерле икән, беренче булып юл куюдан, татулашуга адым ясаудан курыкмагыз. Әле дустыгызның хыянәт итү ихтималы да юк түгел.

 КЫЗ (23.08-22.09)ларга үзләрен кулда тоту шактый авыр булыр. Кем беләндер ачуланышу теләге бу чорны тыныч кына үткәреп җибәрергә комачаулар. Тынычланып калу өчен, берәр җиргә, яки табигать кочагына барып килегез. Шунда “пар чыгарып”, һичшиксез, яңа көч туплап кайтачаксыз. Алда сезне уңышлар көтә.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, гаиләгездә инде байтактан үзегезгә тынгылык бирмичә килгән бер проблеманың очына чыгу мөмкинлеге туар. Күңел ачу чараларында катнашу өчен уңайлы чор. Шуларның берсендә үзегез өчен бик тә кирәкле кешеләр белән таныша алачаксыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга физик яктан да, психологик яктан да чыдамлылык кирәк хәзер. Ник дигәндә, көтелмәгән “баш авырту” килеп чыгарга мөмкин. Тик хафаланасы юк: хискә бирелмичә генә, акыл белән уйлый белүегез аның искиткеч матур чишелешен табарга ярдәм итәр. Һәм бу үзегезне тагын да түземлерәккә әйләндерер.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга ярдәм кулы сузучылар булганда гына катлаулы эшләргә тотынырга киңәш итә йолдызлар. Кайбер бурычлардан баш тартуның зыяны юк. Бурычка биреп торсагыз, акчагызның кире кайтасын озак көтәргә туры килер. Әмма дуслыкны саклап калырга телисез икән, саранланмыйча гына бирергә, димәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезгә тәҗрибәлерәк  кешеләр киңәшләрен бирер, аларны колак яныннан уздырып җибәрмәгез. Нәкъ менә шулар үзегезгә бик тә дөрес карарга килергә ярдәм итәчәк. Хезмәттәшләрегез белән саграк булыгыз: сезне уңайсыз хәлдә калдырмагайлары.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларның хезмәт урынында көндәшлек галәмәте көчәеп китәр. Әмма сезгә эшсез утырып калудан куркасы юк. Гомуми киеренкелекнең йогынтысы тими калмас ахрысы. Сез бирмәскә тырышырсыз, мөгаен. Атна ахыры- ял итәр өчен.

БАЛЫК (21.02-20.03)ларның шәхси тормышларында бик тыныч, бик күркәм чор башланыр. Яңа планнар корырсыз, аларны гамәлгә ашыру юллары турында уйланырсыз. Әмма үз максатларыгызны беркемгә дә сөйләмәгез. Әлегә сер булып калсын. Сәламәтлеккә игътибар итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X