Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар яңа атнага нәрсә юрый

Йолдызнамә(30.09-06.10)


КУЧКАР (21.03-20.04) лар бу атнада матди өлкә белән бәйле сорауларны хәл итәргә алыныр. Тик көн тәртибегезне игътибарлап төзегез, эш белән ялны дөрес аралаштырыгыз. Эшләрегезнең тәртиптә булуы кәефегезне күтәрер, яңа үрләр яулауга этәргеч булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05) лар өчен бу атнада иң мөһиме - үз көчләренә һәм сәләтләренә ышану. Моңа кадәр эшләнгәннәрдән күпкә артыграк булдыра аласыз, ди йолдызлар. Җиң сызганып эшләү өчен менә дигән вакыт. Романтик рухтагы аралашу да уңышлы булыр, иң яхшы сыйфатларыгызны ачарга ярдәм итәр.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06) ләргә бу атнада якын туганнары белән аралашу аеруча җылы тәэсирләр бүләк итәр. Аралашу гына түгел, аларга ярдәм итү, өй эшләрен алып бару да бик уңай булыр. Тик башлаган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. Шау-шулы очрашуларга барудан баш тартыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07) ларга йолдызлар шәхси тормышта уңыш елмая дип фаразлый. Күбрәк аралашырга, ачык булырга кирәк, шул очракта бәхет үзен көттермәс. Атнаның беренче яртысын финанс якны кайгыртуга багышларга киңәш ителә. Мәгълүмат белән эшләгәндә сак булыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08) нарны тормышның күп өлкәләрендә уңайлы булырлык атна көтә. Финанс яктан да, һөнәри яктан да. Җитәкчеләр белән уңай мөгамәлә урнаштыра алырсыз. Эш эзлисез икән, яхшы гына эш тә табылып куюы ихтимал. Иң мөһиме, хыялыгызга таба, читкә тайпылмыйча, ышаныч белән атлау.

 КЫЗ (23.08-22.09) лар бу атнада интеллектуаль һәм рухи яктан югары дәрәҗәдә булырлар. Яңа нәрсәләр өйрәнү, белемегезне тикшерү уңай нәтиҗәләр бирер. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашырсыз. Атна азагында гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы ихтимал.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләр ниндидер четерекле мәсьәләләрне чишә алырлар. Яшерен дипломатия алымнарын кулланып, ягъни үзегезгә билгеле булган, үзегез эшләргә җыенган барлык нәрсәне дә тирә-юньдәгеләргә белгертмичә генә эш итсәгез кулайрак булыр. Атна азагында таныш-белешләрегез, күршеләрегез белән аралар бозылырга мөмкин.

ЧАЯН (24.10-22.11) нар бу атнада хезмәттәшләре белән араларны ныгыта алыр. Ярдәм сорасалар, кире бормагыз. Гомумән, тирә-юньдәгеләр белән активрак аралашыгыз. Икеяклы файдалы эшчәнлекнең нәтиҗәләре сезне шатландырыр гына. Ә менә финанс ягыннан атна уңайлы түгел, ди йолдызлар.

УКЧЫ (23.11-21.12) ларга йолдызлар үз сүзләрендә нык торырга киңәш итә. Болай итү хыял-омтылышларның чынга ашуына китерүе барыбызга да мәгълүм. Өстәвенә әле иренү, ялкаулык дигән төшенчәләр турында да онытып торсагыз, уңыш сезгә үзеннән-үзе киләчәк. Җитәкчегез белән аралар да бик җайлы булырга охшаган.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) ләрне мәхәббәттә дә, иҗатта да уңыш алып килерлек оптимистик чор көтә. Тик чынбарлыкны идеаллаштырырга ашыкмагыз, юкса күңелегез кайтып, ямансуларга калыр. Үзегез өчен яңа булган нәрсәләр өйрәнегез, укыгыз яисә кечкенә сәяхәткә чыгып китегез.
СУКОЯР (19.01-18.02) ларга булган акчаларын күчемсез милеккә кертү өчен яхшы чор. Торак мәсьәләсе дә уңай хәл ителергә мөмкин. Гаиләдә дә гармония хөкем сөрә. Туганнарыгызга ярдәм сораганнарын көтеп тормыйча булышырга тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында аңлашылмаучанлык булырга мөмкин.

БАЛЫК (21.02-20.03) ларга йолдызлар тирә-юньдәгеләр белән араларны ныгытырга киңәш итә. Бу көннәрдә сездән артык гамәлләр дә таләп ителмәс. Сезгә күбесенчә тыңларга гына һәм киңәшегезне генә бирергә туры килер. Ә бу инде сезнең файдага.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев