Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Юбилейный” паркында балалар өчен бәйрәм үткәрделәр (ФОТОЛАР)

Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәрдә бәйрәм чаралары узды. “Юбилейный” паркында иң күңеллесе иде.

 


Ул көнне Мәдәният сараеның балалар  коллективлары чыгыш ясады, викторина, уеннар узды, асфальтта рәсем ясау конкурслары үтте.

Яшь лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов уку йортларында белем алучы студентларга укуда яхшы өлгереш күрсәткәннәргә исемле стипендия тапшырды.

“Юбилейный” паркында бик күп төзекләндерү эшләре башкарылган. Төрле мәйданчыклар эшли. Кечкенәләр өчен кече формадагы мәйданчыклар да бар. 

Фонтан да ясалган. Балалар фонтан янында мәш килде, суда да чыланып чыктылар.

Сез дә “Юбилейный” паркын барып күрегез әле.

 

Розалия Мостафина һәм Алсу Миңнебаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X