Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызга хастаханәгә барып җитәргә булышканнар

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе язма белән фотолар җибәрде. Сез дә укыгыз әле, хөрмәтле укучылар.

 

Казанда  кыз бала дөньяга килде. Аның әнисен ЮХИДИ хезмәткәрләре  бала тудыру бүлегенә озата барган.  Бала тудыру өзлегүләрсез узуы турында бәхетле әти хәбәр иткән.

Татарстанда яшәүче ир-ат 28 яшьлек хатыны белән Казанга Яшел Үзән шәһәреннән Республика перинаталь үзәгенә  барырга чыга. Юлда хатыны балага авырый башлый.  Урам чатларының берсендә ир юл-патруль хезмәте нарядын күреп ала. Һәм хатынының схваткалары башлануын,  ә үзенең Казанны бик белеп бетермәвен әйтеп,  патруль хезмәтеннән ярдәм сорый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре -  полиция өлкән лейтенанты Рамил Туктаров һәм полиция лейтенанты Ринат Гыйлаҗетдинов булачак әнине медицина учреждениесенә кадәр озата баралар.  ЮХИДИ хезмәткәрләренең бу игелекле  гамәлләре нәтиҗәсендә бала больницада дөньяга килә.

Автоинспекторлар сабыйны больницадан чыгарганда да котларга килгән. Алар әти-әнине кызлары Алисә дөньяга килү белән котладылар һәм аларга автомобильдә барганда яшь пассажирның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен,  автолюлка тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев