Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлтимердә: бердәм көч тау күчерә

Әлеге мәкаль районыбызның Юлтимер авылы халкына туры килеп тора. Узган ел шундый бердәм көч белән авылда шактый эшләр башкарган иделәр, быел исә – тагын да күбрәк.

 

-    Юлтимер электән үк бердәм халык, дип сөйли Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова (Сугышлы җирлегенә Юлтимер авылы да керә). – Авылдагы зур эшләрне башкарганда халыктан  шундый зур ярдәм тойдым. Мондый бердәмлелек көчле булган халык белән таулар күчерергә була бит, - ди Альбина Петровна.

Юлтимер авылында зират коймасы тулысынча яңартыла. Авылда яшәүче Илсөяр Минязева авыл башлыгы янына кереп: “Менә 5 мең сум акчам бар, шуны юк-барга тотмыйча, зират өчен тотасым килә. Хәзер яшем дә бара. Зират өчен берәр игелекле эшкә тотасым килә ул акчаны”, дигән яхшы ниятен җиткерә. Авыл башлыгы Альбина Петровна зират коймалары өчен узе дә борчылып, авыл җыенында халыкка җиткерә. Эшләрне исә  Юлтимернең уңган-булган ир-егетләре үзләре эшләргә дип килешәләр.

Авылның икенче бер игелекле кешеләре – Флюра һәм Минсәгыйть Низамовлар  башка тәкъдим кертә: әйдәгез, зиратка аерым, хәер итеп тә җыябыз, диләр. Халык моны хуплап ала. Минсәгыйть Низамов хатыны белән бергә акчаны җыюны оештыра. Авыл башлыгы әйтүенчә, читтә яшәүче авыл халкы да: “Без читтә, кайта алмыйбыз, өмәләрдә, эшләрдә катнаша алмыйбыз, бездән хәер итеп акча салабыз” дип, бу изге эшкә кушылганнар. Шулай итеп, финанс средстволарыннан шактый гына сумма җыела.

Зиратның коймасы алышына, моннан тыш өр-яңа өч капка куела. Берсе салдырган иске коймалар,капкалар хисабына   алыштырылса, икенчесенә – Илшат Тахаув ярдәм итә, өченче капкага Хәбировлар гаиләсе булыша. Үзәк капканы эшләүдә Расым Рахманов зур көч куя, анысының ике кырые таштан өеп ясала.

Зиратта  “вагон” кайтарып куела, монда материаллар да, кирәкле әйберләрне дә куярга була, җылытыр өчен тимер мич тә ясап куялар. Вагонны хәер итеп   әрхетдинов Нил Миннехуҗа улы үз өлешен кертә.

Юлтимер авылы халкы, чыннан да, бу юлы зур эшләр башкарганнар. Зират коймасын тоту белән бергә мәчет коймасын да алыштыралар. Капкасына иганәчелек ярдәмен Васил Хафизуллин күрсәтә. Эретеп ябыштыру эшен Әхәт Багаув, Гайса Мукыймов башкара. Үз техникасы белән һәрчак эштә – Радик Зиатдинов (авыл башлыгының тормыш иптәше), Ягъфәр  Зиятдинов һәм Шәүкәт Мифтахов йөриләр.

Мәчет коймасын алыштыруда тырышып эшләүче ир-егетләрне дә атап язмый мөмкин түгел: Илнур Минязев, Әхәт Багаув, Гайса Мукыймов, Радик Зиатдинов, Шәүкәт Мифтахов, Ришат Әхмәтов, Әхәт Байбулдин, Рифкат Фәттахов .

Авыл башлыгы Альбина Зиатдинова әйтүенчә, өмәләрдә халык шулай ук активлык күрсәткән.
-    Зиратны төзекләндергән вакытта халык ярдәмен тойдым. Радик Зиатдинов, Әбелкарәм Вафин, Әсхәт Юсупов, Галимҗан Якупов, Ризит Хәбибуллин, Рифкат Фәттахов, Илшат Гарипов, Шәүкәт Мифтахов, Әхәт Байбулдин, Гайса Мукыймов, Ягъфәр Зиатдинов, Нәфис Мифтахов, Әхәт Багаув – бер көн дә калмыйча, һәркөнне эшләделәр. Барлык төзелеш материалларының башта бәяләрен белешеп, юньрәк бәядән алып кайтып, материалларны табуда ярдәм итүче егетебез – безнең депутат – Илнур Минязев, - ди. Һәр эшнең башында барысын да юллап, оештырып йөрүче Радик Зиатдинов булган.

Авылда клуб хезмәткәрләре бер эштән дә читтә калмый, бу һәр авылда диярлек шулай. Юлтимердә дә Рәсимә Хафизова, Ирина Сахапова, Рәшидә Зиангирова,Талия Гарипова – буяу эшләрен башыннан алып ахырына кадәр башкарып чыкканнар.

Эшләгән вакытта генераторлар да кирәк булган. Шәһәрдән Ринат Зиатдинов ярдәмгә килә, көчле генератор бирә. Әхәт Багаув үзенең генераторы һәм сваркасы белән эшли. Тагын бер генератор – мәчетнекен кулланалар.

Язма тулысы белән  "Заман сулышы" газетында басылды.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X