Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(15–21 сентябрь)

Әлеге чорда 12 җинаять кылынган. Шул исәптән бер кеше сәламәтлегенә зыян салу, биш урлау, бер машина куып китү, өч наркотик матдә алу очрагы теркәлгән. 7 җинаять ачылган. Наркотик матдә кулланган өчен 7 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Кәҗә суйганнар 19 сентябрьдә шәһәрдәге шәхси секторда яшәүче берәүдән билгесез затларның кәҗәсен урлап, аны...

Әлеге чорда 12 җинаять кылынган. Шул исәптән бер кеше сәламәтлегенә зыян салу, биш урлау, бер машина куып китү, өч наркотик матдә алу очрагы теркәлгән. 7 җинаять ачылган. Наркотик матдә кулланган өчен 7 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Кәҗә суйганнар
19 сентябрьдә шәһәрдәге шәхси секторда яшәүче берәүдән билгесез затларның кәҗәсен урлап, аны суюлары турында гариза кабул ителә. Әлеге факт буенча 1966 һәм 1988 елгы затлар тоткарлана.
Аякланган торба
19 сентябрь көнне Үзбәк авылында 264 метр озынлыктагы торба "аяклана". Матди зыян - 94 мең сум. "Нефть" операциясе барышында шул авылда яшәүче 1978 елгы Х. тоткарлана. Урланган торба да табыла.
Машина куып киткән
20 сентябрьдән 21енә каршы төнлә Лермонтов урамы, 20 нче йорт ишегалдыннан билгесез зат "ВАЗ-21074" автомобилен куып китә. Автомобиль хуҗасына кайтарыла. Җинаять эше кузгатылган.
Наркотик матдәләр алынган
18 сентябрьдә "Мәк-2012" операциясе кысаларында беркайда эшләмәүче 1974 елгы С.ның Школьная урамы, 9 нчы йортның бер фатирында наркопритон тотуы ачыклана. Кухняда 1,5 һәм 2,5 литрлы карасу сыекча салынган ике шешә, мәк саламы экстракты салынган 12 миллитрлы медицина шприцы табып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинаять

2
X