Акча урлыйм дип банкоматны шартлаткан
Башкортстанның Дүртөйле шәһәре кибетләренең берсендә шартлау яңгырый. Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре сәүдә ноктасы бинасындагы банкомат зыян күрүен ачыклаган.
Патруль-пост һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре шәһәр буенча кизү торган вакытта вакыйга урыны яныннан икенче якка йөгерүче ертылган киемдәге иргә игътибар итә.
Җинаятьтә шикләнелүче 26 яшьлек дүртөйлеле полиция участогына китерелә.
Әлеге вакытта зыян күләме бәяләнә. Урларга маташу һәм алдан уйлап милеккә зыян салу маддәләре буенча җинаять эше кузгату турында сүз бара.
Ахмаклык инде. Җинаятьчеләр әллә нинди хәйләләр корып та, банкоматтан акча урлаганнары бик сирәк. Ә бу – шартлатып караган.
http://www.omet-rb.ru/bashkortstan-ya-alyklary/1944-akcha-urlyjm-dip-bankomatny-shartlatkan
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев