Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алимент буенча бурычы 185 мең сумнан артып киткән

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.


Суд утырышы барышында ачыкланганча, шәһәр суды карары буенча гаепләнүче 2006 елгы кызын карап торуга ай саен хезмәт хакыннан 1/4 күләмендә алимент түләргә тиеш булган. Ләкин гаепләнүче, суд карарының законлы көченә керүе һәм аңа карата алимент түләү турында башкару производствосы кузгатуы турында белгән хәлдә, кызын матди яктан карау өчен акча түләмәгән, бурычларны түләүгә тиешле чаралар күрмәгән.

Нәтиҗәдә, 2019 елның 27 декабреннән 15.03.2020 елга кадәр бурыч 30 мең  633 сум 61 тиен тәшкил иткән. Алимент буенча гомуми бурыч 185 572,25 сум тәшкил итте.

Шәһәр суды карары белән, хезмәт хакыннан ай саен дәүләт табышына 5 процент тотып калып, 10 ай төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләнде. Хөкем карары законлы көченә кермәде.


Шәһәр прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев