Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Алимент түләмәүчеләр белән нәрсә була?

Алиментчының рәсми эш урыны булмаса, алимент бурычы уртача эш хакы буенча төбәктәге саннардан чыгып билгеләнергә тиеш, дип саный парламентарийлар.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, алимент бурычларын санаганда, төбәктәге уртача хезмәт хакы күләмен исәпкә алучы закон иницативасын әзерләгән. Якын арада ул РФ Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Бу мәсьәлә бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 48нче утырышында каралды.

Бу закон иницативасы үз эченә өч федераль закон проектын ала – “РФ Гаилә кодексының 113 маддәсенә һәм “Башкарма производство турында” Федераль законның 102маддәсенә үзгәрешләр кертү турында", “РФ Гражданнар кодексының 235 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” һәм “РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов Татарстанда бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен, алимент бурычларын түләттерү буенча ведомствоара комиссия булдырылганын искәртте. Хәзерге вакытта Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсендә алимент түләтерү турында 21 меңгә якын башкарма производство бар, гомуми бурыч суммасы 2,9 млрд сумнан артык.

Рафил Ногманов әйтүенчә, алимент бурычлары арту сәбәпләренең берсе, беркая эшләмәүчеләр өчен алимент бурычлары РФ буенча уртача айлык хезмәт хакына карап исәпләүдә. РФ дә уртача хезмәт хакы (43 мең сум) төбәкләрдәге саннан аерыла. Татарстанда уртача хезмәт хакы 34 мең сум, ә Мәскәүдә 85 мең сум. Татарстан депутатлары фикеренчә, төбәк үзенчәлекләре исәпкә алынмагач, бурычның күләме дә зур.

Әгәр алиментчының рәсми эш урыны булмаса, алимент түләүләре бурычы күләмен билгеләгәндә, уртача эш хакы буенча шул төбәктәге саннардан чыгып эш итәргә кирәк, дигән фикердә алар. “Шулай ук, хәзерге закон буенча, әти-әнисе уртача хезмәт хакы Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак булган субъектта яшәгән баланың хокуклары да кысыла”, - диде Ногманов.

Икенче закон проекты нигезендә, алимент түләмәс өчен башка кешеләргә рәсмиләштерелсә дә, алиментчы акчасына алынган мөлкәтне йолып алу мөмкинлеге күздә тотыла. Өченче закон проекты буенча, алимент түләмәс өчен милкен махсус яшерүчеләргә җинаять җаваплылыгы җәзасын катгыйландыру тәкъдим ителә.

https://tatar-inform.tatar

фото:yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев