Заман сулышы

Аркасына пычак кадалса да, ярдәм чакырта алган

Әлеге җинаять Чаллыда кылынган. "Ярдәм итегез, үләм!" - кичә төнге унбердә ашыгыч ярдәм станциясенә шулай дип телефоннан шалтыраталар. Чаллының медиклар бригадасы килеп җиткәндә ишекне аркасына пычак җәрәхәте ясалган 40 яшьлек ханым ача. Аның сөйләвенә караганда, кичке ашка дус кызы килгән була. Бергәләп эчеп утыралар. Араларында низаг чыккач, дусты аш бүлмәсеннән...

Әлеге җинаять Чаллыда кылынган.
"Ярдәм итегез, үләм!" - кичә төнге унбердә ашыгыч ярдәм станциясенә шулай дип телефоннан шалтыраталар. Чаллының медиклар бригадасы килеп җиткәндә ишекне аркасына пычак җәрәхәте ясалган 40 яшьлек ханым ача.
Аның сөйләвенә караганда, кичке ашка дус кызы килгән була. Бергәләп эчеп утыралар. Араларында низаг чыккач, дусты аш бүлмәсеннән пычак ала да аның аркасына кадый. Зыян күргән ханымны шифаханәгә алып китәләр, дип яза "Әлмәт таңнары".
http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: