Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Автокредитын түләмәгән хатын-кыз бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән

Чаллыда яшәүче хатын-кыз автокредитын түләмәгән өчен бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

2016 елның июлендә Чаллыда яшәүче хатын-кыз Казанда билгесез затлар белән сөйләшеп ялган документлар белән “Хенде Солярис” автомобиленә автокредит алган. Хатын-кыз түләргә сәләтле булуын күрсәтү өчен, беренче кертем буларак 6 мең сум түләгән.

Тикшерү ачыклаганча, хатын-кыз кредитны түләргә җыенмаган. Мошенниклык гамәлләре аркасында банкка 800мең сум зыян китерелгән.

Чаллыда яшәүче үз гаебен таныган. Суд мошенникка карата бер ел сынау белән бер елга шартлы рәвештә хөкем итү карарын чыгарган.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/15/165988/

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев