Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә дүрт кеше яраланган

Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан.

Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч олы кешене һәм бер баланы китергәннәр.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка фаҗига булган мәктәпкә киткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алдарак "Татар-информ" 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташлануын, сыйныфка ут төртүен, үз-үзенә кул салырга тырышуын хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/18/162250/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев