Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чаллы прокуратурасы мәктәптә укучы белән укытучы арасында булган хәлне тикшерә

Чаллы прокуратурасы 15 яшьлек яшүсмернең чәчләрен хатын-кызлар резинкасы белән бәйләгән укытучыга карата тикшерү башлаган. Шикаятьне укучының әти-әнисе биргән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

Бу хәл 31нче номерлы мәктәптә булган. Әти-әнисе сүзләренчә, малайның чәчләре матур, дулкынланып тора һәм үзе сайлаган прическасы йөзенә килешә. Әмма бу фикерне сыйныф җитәкчесе хупламаган, ул яшүсмергә берничә тапкыр кисәтү ясаган һәм чәчен кыска итеп кистерүен таләп иткән.

Шуннан соң бер дәрестә педагог малайның чәчләрен ачык кызгылт-сары төсле резинка белән бәйләгән. Ике дәрестә бала шулай утырган. Укучының әти-әнисе укытучының бу гамәлен әдәпсезлек һәм баланы кимсетергә омтылу дип санаган. Алар мәктәп директорына, шулай ук шәһәр прокуратурасына шикаять белдергән.

Агентлыкка мәгълүм булганча, күзәтчелек органы сигезенче сыйныф укучысының әти-әнисе шикаяте буенча тикшерү башлаган.

«31нче мәктәптә укучы белән булган хәлдән соң Чаллы прокуратурасы тикшерү оештырды. Күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклаячак, педагогның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк һәм нигез булган очракта прокурор йогынтысы чараларын күрәчәк», — дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Бу хәлгә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин да җавап бирде. Ул хәбәр иткәнчә, башкарма комитет тикшерү үткәргән инде.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчесенең үз вәкаләтләрен арттыруы ачыкланды. Укытучыга дисциплинар җәза бирелде», — дип хәбәр итте Хуҗин.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-11-2019/chally-prokuraturasy-m-kt-pt-ukuchy-bel-n-ukytuchy-arasynda-bulgan-h-lne-tiksher-5696324

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X