Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чаллыда кырыгалдарның эзенә төшкәннәр

Чиләбе өлкәсе кешесе, 27 яшьлек ир-атка дистәләгән кырын гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк. Төзәтү колониясендә җәза срогын үткән вакытта ул телефон аша шалтырату җаен таба. Аның 29 мәртәбә Чаллы кешеләренә шалтыратуы билгеле. Телефон аша җавап бирүчеләргә ул, туганнарының зур күләмдә бурычы булуын әйтә. Күп очракта улларының әҗәткә батуын җиткерә....

Чиләбе өлкәсе кешесе, 27 яшьлек ир-атка дистәләгән кырын гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк.


Төзәтү колониясендә җәза срогын үткән вакытта ул телефон аша шалтырату җаен таба. Аның 29 мәртәбә Чаллы кешеләренә шалтыратуы билгеле. Телефон аша җавап бирүчеләргә ул, туганнарының зур күләмдә бурычы булуын әйтә. Күп очракта улларының әҗәткә батуын җиткерә. Бурычларын кайтармаган очракта, ул алардан үч алачакмын, дип тә куркыта. Кайберәүләр кырыгалдарның тозагына эләгеп, әйтелгән сумманы күчерә. Арада уяу булып, аның ялганына ышанмаучылар да очрый.

Җинаять эше кузгатылган. Әлеге адәм моңа кадәр шушындый гамәлләре өчен өч тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Шулай ук ул караклык, талау һәм машина урлау буенча да хөкем ителгән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев