Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Эчке эшләр министрлыгы кайсы ялган купюраның еш кулланганын ачыклаган

2018 елда ялган акча ясаучыларның төп объекты 5 мең сумлык купюралар булган.

Узган ел Россиядә полицейскийлар 29,7 меңнән артык ялган купюраны ачыклаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә ялган акча ясаучыларның иң популяр акчасы булып, биш меңлек купюра торуын әйтәләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Россия Банкы мәгълүматларына караганда, 2018 елның тугыз аенда Россия Банкының 29,7 меңнән артык ялган купюралары, шулай ук чит ил акча тамгалары әйләнештән алынган. 2018 елда ялган акча ясаучыларның төп объекты 5 мең сумлык купюралар булган", - дигән агентлык әңгәмәдәше. 

Аның сүзләренә караганда, Россия Җинаять кодексының 186нчы маддәсе ("ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр әзерләү, саклау, ташу яки сату") буенча квалификацияле җинаятьләрнең күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә, Краснодар краенда, Түбән Новгород, Новосибирск, Тула, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә теркәлгән.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев