Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы исерек хәлдә туганының машинасы белән идарә иткән, җавабын икәү тотканнар

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары туктаткан автомобиль белән идарә итүченең канында алкоголь рөхсәт ителгән күләмнән 17 тапкырга артыграк булган.

Лениногорск полиция бүлеге урнашкан урамда юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар юлның әле бер, әле икенче ягына бәргәләнеп килүче  транспорт чарасына туктарга боерган билгене күрсәтәләр. Әмма юлны бик тигез күреп бетермәсә дә, инспекторларны ерактан ук шәйләп алган машина йөртүче качып котылырга ниятләп, газга ныгытып баса. Үз артыннан килүче юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең таләбен санга сукмыйча машинасын куа, әмма Высоковольтная урамына җиткәч идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Руль артындагы 43 яшьлек ир кешенең лаякыл исерек, ә машинаның хуҗасы башка кеше булуы ачыклана. Дөрес, ул машинаны урламаган, аңа ачкычларны 59 яшьлек бертуган апасы ышандырып тапшырган була.

Әлеге эшне караган суд утырышына апасы  ялгыз гына килә, исерек хәлдә руль артында тотылган ир кеше судтан да качып котылырга уйлаган булса кирәк. Әмма бу юлы да аныңча булмый,  суд аны читтән торып  билгеләнгән вакытка йөртү хокукыннан мәхрүм итә.

Алкогольле эчемлек кулланган туганына үз машинасын ышандырган ханыма да җавап тотарга туры килә, аны шулай ук бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, шуңа өстәп 30 мең штрафка тарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X