Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек кыз дустына пычак кадаган

Чаллыда исерек кыз, көнләшеп, дустына пычак белән кадаган, ә аннары үзе үк табибларны чакырган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

 

Хатын - кызлар арасында бәхәс 26нчы комплекстагы фатирларның берсендә булган. Кичке аш вакытында салмыш кызлар бәхәсләшеп киткән. Фатирның 44 яшьлек хуҗабикәсе кулына кухня пычагын алган һәм 36 яшьлек кунак хатынның корсагына чәнчегән. Шуннан соң ул табибларга шалтыраткан.

Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Хатын-кызның талагына зыян килгән, хәзер ул табиблар күзәтүендә.

Һөҗүм итүчегә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында эш кузгатылган. Аңа сигез елга кадәр колониягә хөкем ителү яный.
 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196711/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев