Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Иске Куак авыл җирлеге башлыгына хөкем карары чыгарылды

Иске Куакта күп балалы гаилә янып үлү уңаеннан кузгатылган җинаять эшенә судта нокта куелды. Лениногорск шәһәр прокуратурасы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул гамьсезлек аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерүдә гаепле, дип табылды. Исегездә булса,...

Иске Куакта күп балалы гаилә янып үлү уңаеннан кузгатылган җинаять эшенә судта нокта куелды.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул гамьсезлек аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерүдә гаепле, дип табылды.
Исегездә булса, быелның 9 гыйнварында Иске Куак авылында булган янгында 27 яшьлек хатын-кыз һәм аның 5 баласы янып үлгән иде. 47 яшьлек әти кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килде. Суд тарафыннан ачыкланганча, авыл җирлеге башлыгы әлеге гаиләнең нинди шартларда яшәвен, түләмәгән өчен газларын өзү хакында белгән. Әмма гаиләгә әлеге проблеманы хәл итүдә булышу өчен бернинди дә чара күрмәгән. шуның аркасында йортны утын ягып һәм электр җиһазлары ярдәмендә җылытканнар. Бу фаҗигага китерде дә инде.
Вәлиуллин үз гаебен тулысынча таныган. Суд, дәүләт гаепләве белән килешеп, аңа дәүләт файдсына 20 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды. Әмма тикшерү барышында өй арестында булуын искә алып, ул әлеге хөкем карарыннан азат ителде.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев