Әлки районы Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басмасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз