Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Көнләшүдән артсыз урындык белән биргән

26 яшьлек Олег Белоус аңлы рәвештә гомеренә куркыныч тудырыр дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле, дип табылды. Татарстан Прокуратурасыннан җиткерүләренчә, әлеге хәл 19 апрельдә булган. Кич белән өенә кайтып кергән Олег Белоус хатынын хезмәттәше белән күреп ала. Көнчелектән ачуы кабарган Белоус ир-атны кыйнарга тотына. Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, ул...

26 яшьлек Олег Белоус аңлы рәвештә гомеренә куркыныч тудырыр дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле, дип табылды.
Татарстан Прокуратурасыннан җиткерүләренчә, әлеге хәл 19 апрельдә булган. Кич белән өенә кайтып кергән Олег Белоус хатынын хезмәттәше белән күреп ала. Көнчелектән ачуы кабарган Белоус ир-атны кыйнарга тотына. Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, ул аңа карата аяк-куллары белән генә көч кулланып калмый, артсыз агач урындык белән дә суга. Башына да эләгә.
Зыян күрүче күп төрле тән җәрәхәтләре ала. Шул исәптән, ашказаны асты бизе дә өзелә.
Чаллы шәһәр суды Белоусны гомуми режимлы колониягә озату шарты белән 2 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итте.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: драка