Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күрше шәһәрдә баш табиб урынбасары читкә өч тонна ягулык саткан

1,3 тоннадан артык бензин һәм 1,8 тоннадан артык дизель ягулыгы ашыгыч ярдәм машиналары өчен булган. Әлмәттә икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек хезмәткәрләре бер медицина учреждениесендә 114 мең сумлык зыян салуда шикләнелүче баш табиб урынбасарын тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оператив хезмәткәрләр билгеләвенчә, 2017...

1,3 тоннадан артык бензин һәм 1,8 тоннадан артык дизель ягулыгы ашыгыч ярдәм машиналары өчен булган.

Әлмәттә икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек хезмәткәрләре бер медицина учреждениесендә 114 мең сумлык зыян салуда шикләнелүче баш табиб урынбасарын тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оператив хезмәткәрләр билгеләвенчә, 2017 елның гыйнварында 54 яшьлек ханым, үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, акчалата бүләк өчен канунсыз рәвештә резерв ягулык карталарын өченче затка биргән. Гомуми килгән зыян 114 мең сум. Хатын-кыз шундый ук гамәлләре өчен инде ике тапкыр хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта аның иреген чикләү турында сүз бара.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, Әлмәт медицина ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары 54 яшьлек Фәния Фәттахова "Акча үзләштерү яки туздыру" маддәсе буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Хокук саклау органнары баш табиб урынбасарының 1,3 тоннадан артык бензин, 1,8 тоннадан артык дизель ягулыгы урлап, 114 мең сумлык зыян салуын билгеләгән. Хатын-кыз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев