Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кешесе сексуаль характердагы көчләү гамәлләрендә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан 61 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнде.


Тикшерү версиясе буенча, ир-ат шушы елның 19 маенда урамда эте белән йөрүче 11 яшьлек кызны күрә. Ир-ат аяк киеме остаханәсендә сапожник булып эшли торган була. Ул кызны үзенең мастерскоена чакыра. Кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләрен башкаргач, кызны җибәрә. Кыз өенә кайтып, әнисенә сөйли, ана кеше үз чиратында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Ир-ат гаебен танымый. Суд, тикшерүче үтенече буенча, явыз ниятле җинаятьчегә карата сак астында төрмә рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Тикшерү барышында дәлилләр җитәрлек җыелган, шуңа бәйле рәвештә, гаепләү карары белән расланган җинаять эше нигездә булганча тикшерү өчен судка җибәрелгән.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе сайтыннан

https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1491172/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев