Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида төзелештән инструментлар урлаганнар

9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә. Тикшерү эшләре барышында, полиция хезмәткәрләре шул тирәдәге торак йорт фасадына куелган видеокамераның язмасын да ала. Анда өч ирнең урланган инструментларга охшаш әйберләр күтәреп баруы күренә. Әлеге ирләрнең...

9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә.
Тикшерү эшләре барышында, полиция хезмәткәрләре шул тирәдәге торак йорт фасадына куелган видеокамераның язмасын да ала. Анда өч ирнең урланган инструментларга охшаш әйберләр күтәреп баруы күренә. Әлеге ирләрнең кем булуын да ачыклыйлар. Алар шул төзелеш объектында эшлиләр икән, икесенең урлау өчен хөкем ителгән булуы да ачыклана. Инструментлар хуҗасына кайтарыла, ә каракларга карата җинаять эше кузгатыла.
фото: http://vologda.bezformata.ru/content/image236827054.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев