Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида урлаучылар күбәйгән

1991 елгы берәү "Карлен-2" гараж җәмгыятендәге гараж түбәсеннән плитәләр урлый. Матди зыян күләме - 31 мең 625 сум тәшкил итә. Җинаять эше ачылган. Шәһәрнең "ДНС" кибетеннән берәү ачык витрина стеллажыннан 7 данә HDD дисклары урлый. Карак 32 меңнән артык суммада зыян сала. Икенче берәү шәһәрдәге "Рәйхан" кафесы витринасыннан эчемлекләр урлый,...

1991 елгы берәү "Карлен-2" гараж җәмгыятендәге гараж түбәсеннән плитәләр урлый. Матди зыян күләме - 31 мең 625 сум тәшкил итә. Җинаять эше ачылган.

Шәһәрнең "ДНС" кибетеннән берәү ачык витрина стеллажыннан 7 данә HDD дисклары урлый. Карак 32 меңнән артык суммада зыян сала.

Икенче берәү шәһәрдәге "Рәйхан" кафесы витринасыннан эчемлекләр урлый, 6 мең 736 сумлык зыян сала.

Ленинградская урамындагы "Пятерочка" кибетеннән 1992 елгы бер карак киштәдә торучы 3 шешә коньяк урлый. Җинаять эше кузгатылган.

Бер төркем, алдан сөйләшеп, законсыз рәвештә 12 данә нарат агачын кискәннәр. Гомуми зыян 16 мең 651 сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев