Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы алдакчыга акча күчергән

Күптән түгел эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 34 яшьлек лениногорскилы ханым мөрәҗәгать итеп, үзен алдаулары турында әйтә.

Хатын-кыз сүзләренчә, бер популяр социаль челтәрдә аңа танышыннан 15 мең сум акча сорап язган хәбәр килгән. Ул аны-моны уйлап тормыйча, күрсәтелгән реквизитлар буенча  9 мең сум акча күчергән. Тик аннары танышының страничкасы “ачылмый” икәнен белә һәм үзенең интернет-мошенниклар тозагына эләккәнен аңлый. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Алдакчының шәхесен ачыклау буенча эш бара.
Эчке эшләр бүлеге гражданнарны игътибарлы, сак булырга чакыра. Иң элек кемгәдер акча күчергәнче, шалтыратып белешергә кирәк. Мошенниклар тозагына эләксәгез, “02” телефонына шалтыратыгыз.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X