Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы телефон алам дип акчасыз калган

Акча түләнгән, тик товар юк.


Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 17 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул үзен алдаулары турында сөйли.

Эш шунда: егет бушлай белдерүләр интернет-сайтында сылтама буенча телефон сатып алуны рәсмиләштергән. Акчаны җибргән, түләү күчерелгән, тик товарны кулына ала алмаган.

Мошенниклар корбаны икәнен белгәч, полициягә хәбәр иткән. Матди зыян – 10 мең сумнан артык.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Интернет-сайтларда мошенниклар тагын да күбрәк икәнен онытмагыз, хөрмәтле гражданнар. Заказ ясаганнан соң, сатучы алдан акча кертергә сорый икән, димәк, сак булырга.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев