Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы торба урлаган

Торбалар белән бәйле чираттагы криминал вакыйга июнь аенда “Лениногорскнефть” идарәсе территориясендә урнашкан объектларда булды.

Идарәнең бер җитәкчесе  урман буенда шикле ике экскаватор күреп, тиешле инстанциягә хәбәр итә. Соңрак әлеге урында урманда яшереп куелган торбалар табыла.
«Татнефть-Охрана» шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре җинаятьнең һәм аны оештыручысының эзенә төшә. Торбалар урлауда Лениногорск районы Үзбәк авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче гражданинның  гаебе була. Аны җир эшләре үткәргәндә яллаган булалар. Яшь ир-егет үз гаебен таный, урлау буенча мәгълүматларны сөйләп күрсәтә, аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта торбалар “Лениногорскнефть” идарәсенең ЦКППН-1 металл базасына күчереп куелган. Шулай итеп, оператив эшчәнлек нәтиҗәсендә, “кайнар эз”ләр буенча 90 мең сумлык мөлкәт урланмыйча кала.

Елена Филатова

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев