Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәт кешесе юынтык суны үзәк системага агызганда тоткарланган

Хокук бозган зат тиешле матдә нигезендә административ җаваплылык тотачак.

Әлмәттә яшәүче бер кеше агынтыларны су белән тәэмин итү системасына агызырга уйлаган булган. Әмма аның бу омтылышы техникага арест салу белән төгәлләнгән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экология министрлыгының  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары коммуналь хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә ассенизацион машинаны хокук бозу урынында тотты. Әлеге урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре белән берлектә техникага арест салынды һәм, хокук бозу очрагы ачыкланганчыга кадәр, машина штраф туктатылышына озатылды.

Эшкә кагылышлы барлык материаллар Әлмәт районы хокук саклау органнарына тапшырылды. Хокук бозучы зат РФ КоАП 7.20 ст. ("Су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзирекле рәвештә тоташу") буенча административ җаваплылыкка тартылачак, диелә министрлык хәбәрендә.

 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/09/161603/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев