Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотиклар белән мавыккан лениногорскилы судта гаебен таныган

Лениногорскида наркотиклар белән мавыгучыга суд каршына басарга туры килде.


Зур күләмдә марихуана сатып алган  һәм  аны  үзендә саклаган ир кешегә карата  өчен хөкем карары чыгарылды.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, узган елның декабрендә лениногорскилы телефон аша үзенең танышы белән наркотик чара сатып алу турында килешкән. 

Алар алдан сөйләшенгәнчә, чит бер торак йорт ишегалдында очрашканнар, лениногорскилы  үзенең танышыннан 4 төргәк марихуана  сатып алган һәм наркотиклар өчен 3600 сум акча  түләгән.

Әмма  аны шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.  Билгеле инде сатып алынган  товардан колак кагарга туры килгән.  Полиция хезмәткәрләре тоткарланучының  11 граммнан артыграк  марихуана сатып алганлыгын ачыклаганнар.

Судта ир кеше  үз гаебен таныган, наркотик матдәне  сату яки башкаларга тарату  уе булмаганлыгын, бары тик үзе өчен генә булуы турында әйткән.  Хокук сагында торучылар тарафыннан аңа 20 мең сум штраф рәвешендә җәза бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев