Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Пычак сыну аркасында берәүнең гомере сакланып кала

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре районның бер авылында, спиртлы эчемлек куллангач, ике ир-егет арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә үтерү нияте белән башкарылган җинаять эшен тикшерделәр. 42 яшьлек ир-ат шешәдәшенең күкрәк турысына һәм эченә дүрт тапкыр пычак белән кадый. Прокуратура хезмәткәрләре белдерүенчә, ул бу җинаятьчел гамәлен кешене үлемгә китергәнче башкарырга мөмкин булган, бәхеткә,...


Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре районның бер авылында, спиртлы эчемлек куллангач, ике ир-егет арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә үтерү нияте белән башкарылган җинаять эшен тикшерделәр.


42 яшьлек ир-ат шешәдәшенең күкрәк турысына һәм эченә дүрт тапкыр пычак белән кадый. Прокуратура хезмәткәрләре белдерүенчә, ул бу җинаятьчел гамәлен кешене үлемгә китергәнче башкарырга мөмкин булган, бәхеткә, пычак сынып кына ул бу ниятен башкара алмаган. Үз вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә бу ир-атның гомере саклап калынган. Ә җинаять кылучыны шәһәр суды 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә"Зәй офыклары" сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев