Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән

Узган шимбәдә 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән. Әлеге хәл Горький тимерьюлының 940нчы километрында "Нократ аланы" тукталышыннан ерак түгел булган. Поезд машинисты малайны күргәннән соң, тизлеген киметеп, бик каты сигнал биргән, очраклы үтеп баручылар да поезд якынлашуы турында кычкырып караганнар, тик малай баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, поезд малайны бәрдергән, һәм ул,...

Узган шимбәдә 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән. Әлеге хәл Горький тимерьюлының 940нчы километрында "Нократ аланы" тукталышыннан ерак түгел булган.

Поезд машинисты малайны күргәннән соң, тизлеген киметеп, бик каты сигнал биргән, очраклы үтеп баручылар да поезд якынлашуы турында кычкырып караганнар, тик малай баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, поезд малайны бәрдергән, һәм ул, җитди тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган.

Соңрак яшүсмернең колакса белән бик көчле акыртып музыка тыңлап баруы ачыкланган, шунлыктан ул үзен кисәтәләренә игътибар бирмәгән булып чыккан.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев