Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда бер гаражның базында юкка чыккан йорт хуҗабикәсенең сөякләрен тапканнар

Әлеге сөякләр 2006 елның июнендә югалган гараж хуҗабикәсенеке булырга мөмкин.

Татарстанда бер гаражның базында юкка чыккан йорт хуҗабикәсенең пакетка салынган сөякләрен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«6 февральдә Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә бер гаражның базында 1,5 метр чамасы тирәнлектә берничә пакетка салынган кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», - диде агентлыкка Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге сөякләр 2006 елның июнендә югалган гараж хуҗабикәсенеке булырга мөмкин. Суд-медицина һәм молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән. Хәзер тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/07/180377/

фото интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев