Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда исерек ир-ат бер кичтә ике кибет баскан

Элек хөкем ителгән 26 яшьлек егет супермаркеттан мең ярымлык алкоголь һәм ашамлык алып чыккан.


Чистайда яшәүче исерек ир-ат бер кичтә ике кибет баскан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Ведомстводан тыш сак хезмәтенә Чистайда Энгельс урамында кибет басу турында хәбәр алынган. Росгвардиячеләр якын-тирә урамнарны караганда икенче бер кибеттә сигнализация хәбәр салган.

Анда баргач, кибетчеләр ике салмыш ир-атның тавышланышуын һәм күрше ишегалдына кереп китүен әйткән.


Тоткарланган ир-атның берсе супермаркеттан мең ярымлык алкоголь һәм ашамлык алып чыккан. Ул элек хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 26 яшьлек егет булып чыккан. “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Фото: https://pixabay.com/
https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев