Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда хатынының кече яшьтәге сеңлесенә җенси гамәлләр кылган ир хөкем ителәчәк

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике ел дәвамында хатынының кече яшьтәге сеңлесенә җенси гамәлләр кылган ир-ат хөкем ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

«Тикшерү фаразлары буенча 2016 елның августыннан 2018 елның августына кадәр Әлмәттә яшәүче 31 яшьлек ир үзенең хатынының кече яшьтәге сеңелесенә карата сексуаль характерда гамәлләр кылган», - дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

Җинаятьче үз гаебен тулысынча таныган. Аңа «Ундүрт яшькә җитмәгән затка карата көч кулланып сексуаль характердагы гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179721/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев