Татарстанда яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр
27 октябрь Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 79 номерлы йорт ишегалдының чүп контейнерында сукбай яңа туган кыз баланы тапкан. Бала нык туңган, өши башлаган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан.
Баланы хастаханәгә алып киткәннәр, аның авырлыгы 2300 грамм, ә тән температурасы 32 градус булган. Хәзер сабый махсус инкубаторда. Фаразлар буенча кыз 26 октябрьдә, сәгать 23: 50дә туган.
Йорт ишегалдындагы видеокүзәтү камералары баланың әнисен теркәгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге хатын-кызны эзли.
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев