Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда үз изоляция режимын бозган өчен 252 кешегә штраф салганнар

1 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән.

Россиягә чит илләрдән кайткан татарстанлыларны һәм авырулар белән контактка керүчеләрне штрафка тартканнар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 3 мартында чыккан 234нче карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 2020 елның 1 апрелендә идарә белгечләре 252 гражданинны РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка (гражданнар өчен штрафның күләме — 100-500 сум) тартты», — дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2 апрельдән әлеге режимны бозучыларны тагын җитдирәк штрафлар (15-40 мең) көтә.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, кальян тарту урыннарының эшчәнлеген туктату турында судка 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча шундый биналарның эшчәнлеген 60-90 тәүлеккә туктату турында карар кабул ителгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев