Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанның бер районында башкарма комитет башлыгына 880 мең сумлык ришвәт өчен җинаять эше кузгатылган

Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконников ришвәт алуда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

45 яшьлек Александр Заиконниковка карата ришвәт алу, «Тесла» компаниясенең 43 яшьлек директоры Рамил Ситдыйковка карата ришвәт алу турында эшләр кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2017-2018 елларда Чистай башкарма комитеты Ситдыйков фирмалары белән урамнарны җыештыру һәм Чистайны төзекләндерү эшләрен башкаруга 70 миллион сумнан артык күләмдә муниципаль контрактлар төзегән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Заиконников башкарылган эшләр актын акча өчен имзаларга вәгъдә иткән. Ярты ел дәвамында -2 018 елның июнь аеннан декабренә кадәр Ситдыйков Заиконниковка 880 мең сум акча тапшырган.

Ике фигурант та җинаятькә катнашы барлыгын таныган. Тиздән суд икесенә дә чик кую чарасын сайлаячак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178475/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев