Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Телефон мошенникларына туксан биш мең сум акчасын күчергән

Телефон мошенниклары угрылык эшендә төрле вариантлар уйлап чыгару белән мәшәкатьләнмиләр, барлык очракларда да диярлек үзләрен “банк хезмәткәре” дип таныштыруларын дәвам итәләр.

Лениногорскида яшәүче 48 яшьлек ханым да шул ук схема корбаны булган. «Банк белгече “кемнеңдер аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуын һәм моны булдырмас өчен, мөмкин булган барлык банкларга мөрәҗәгать итәргә һәм кредит алуга гаризалар калдырырга кирәклеген хәбәр иткән. Ханым  әңгәмәдәшенең  чынлап та банк хезмәткәре булуына ышанган, 100 мең сумнан артык  акчага кредит картасы рәсмиләштергән, акчаның  95 мең сумын  шунда ук телефон аша билгесез банк хезмәткәре күрсәткән счетка күчереп куйган. Әңгәмә барышында җинаятьче шулай ук ханымнан  паспортының  фотоларын җибәрүне, ә иң мөһиме-сөйләшүне өзмәүне  сораган. "Банк хезмәткәре” банк бүлекчәсенә кадәр  юлда, кредит рәсмиләштергән вакытта һәм   ханым өенә кайтып барганда да  даими  элемтәдә булган. Кыскасы, акчалар үз кесәсенә кереп урнашканчы намуслы “банк хезмәткәре” булуын дәвам иткән. Аннан соң гына телен йоткандай сүзсез калган, телефоны да блокировкага куелган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск  эчке эшләр бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу һәм телефон мошенниклары тозагыннан сак булырга чакыра.

Исегездә  тотыгыз,  билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен “банк хезмәткәре” дип таныштырган очракта иң  дөрес карар-сөйләшүне өзү һәм картагызның әйләнештәге ягында күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырату.

Әгәр дә инде җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев