Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Төркиядә Россия кешесе һәлак булган

Антальядагы Генераль консуллык Россия кешесенең Фетхие курортында һәлак булуы турында мәгълүмат сорап, төрек хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Россиянең Антальядагы Генераль консуллыгы Россия кешесе Анастасия Захарованың Фетхие курортында һәлак булуы турында мәгълүмат сорап, төрек хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россиянең Генераль консулы Олег Рогоза хәбәр итте. "Без массакүләм мәгълүмат чараларында...

Антальядагы Генераль консуллык Россия кешесенең Фетхие курортында һәлак булуы турында мәгълүмат сорап, төрек хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Россиянең Антальядагы Генераль консуллыгы Россия кешесе Анастасия Захарованың Фетхие курортында һәлак булуы турында мәгълүмат сорап, төрек хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россиянең Генераль консулы Олег Рогоза хәбәр итте.

"Без массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге хәбәрне күрдек. Генераль консуллык тиешле урыннарга сорау җибәрде һәм килеп чыккан хәлне ачыклый", - диде дипломат.

Анадолу агентлыгы элегрәк 26 яшьлек Захарованың Фетхие курортына килүе һәм анда аның Бабадаг тавындагы парашют базасында парашют белән сикерүе хакында язган иде. Ул 1700 метрдан сикергән, пляж янына төшкәндә идарәне югалкан. Аның икенче парашюты җиргә төшкәндә ачылмаган, шуның аркасында ул 40 метрлы биеклектән диңгезгә егылган. Табиблар аны тиз вакытта хастаханәгә илкән, ләкин гомерен саклап калып булмаган.

Фетхие прокуратурасы булган хәлне тикшерүгә керешкән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төркия